ЧЫБЫЛДЫК и. 1) Йокы урынын, караватны бөтен яктан каплап алу өчен корыла торган пәрдә. Иң матур чәчәкле чыбылдык белән Фәнияр караватын әйләндереп алдылар. Ф.Яруллин 2) сөйл. Бүлмәне, йокы урынын бүлеп кую яки нәрсәне дә булса каплау өчен пәрдә; чаршау. Иң түргә, сәке өстенә, ап-ак чыбылдык кордылар. Г.Бәширов. Сул яклап бүрәнә стена буена эре чәчәкле ситсы чыбылдык корылган. Ә.Еники. Чыбылдык артыннан мышык-мышык елаган тавыш ишетелде. М.Мәһдиев |