ЧЫБЫКСЫЗ с. 1. 1) Чыбыклары булмаган. Чыбыксыз агач 2) Чыбык кулланылмаган, чыбыктан тыш эшли торган. Яурупа халкы чыбыксыз телеграфлар, телефоннар эшләтүне кәшеф кылдылар. Г.Исхакый. Әти онытучанрак шул. Менә аның чыбыксыз телефоны икәү. Берсен әни гел кесәсендә тотарга куша, икенчесе эш өстәлендә тора. М.Хуҗин 2. рәв. мәгъ. Чыбыктан башка, чыбык кулланмыйча. Авыл эчендә телефоннары чыбыксыз эшли. М.Мәһдиев ◊ Чыбыксыз телефон Хәбәр, гайбәт һ.б.ш.ның кешедән кешегә бик тиз күчүе, ирешүе. Бераздан кабул ителгән карар чыбыксыз телефон аша һәр урманчыга барып иреште. Н.Әхмәдиев. Авыл җирендә хәбәр бик тиз йөри бит ул: яңа укытучының ат белән килүе чыбыксыз телефоннан кай арада таралып өлгергән дә, сәгать җидедә үк директор ханым мәктәпкә килеп тә җитте, мине кабинетына чакырды. К.Миңнебаев |