ЧЫБЫКЛЫК и. 1) Чыбыклар ( 3–4 мәгъ.) үсеп утырган урын; таллык. Вә янә ул вакытта авылларыннан берничә чакрым җирдә Идел яры өстендә бер кечкенә урманлык яки чыбыклык (кустарник дигән шикелле) җирләре бар икән. К.Насыйри. Соңрак кешеләр куаклык үскән су буена, чыбыклык тирәсенә күчеп утырганнар. Зәй таңнары 2) Кисеп өеп куелган кипкән агач чыбыклары. Ягар өчен, чыбыклыктан ботаклар алып керергә кирәк |