ЧЫБЫКЛЫ с. 1) Чыбыклары булган. Хәбирә, ни хикмәт, үз дорфалыгына гафу да үтенеп тормастан, онытылып, дивардагы кечкенә, чыбыклы радиога ябышты. Ф.Яхин

2) Чыбык белән коралланган; чыбык ярдәмендә башкарылган. Ул Саматның атка сугарга дип кизәнгән чыбыклы кулын каптырып алырга тиеш иде. Ә.Дусайлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә