ЧЫБЫКЛА’У ф. сөйл. 1) Чыбык белән кыйнау, сугу; гомумән кыйнау. Полицай аның саен атны чыбыклады. Х.Камалов. Тау өстендә Бураншаһны бая чыбыклаган малай күренә һәм Башлык каршына очып дигәндәй төшеп тә җитә. М.Хуҗин. Иң кыены: көтүдән сарыклар вакытында кайта белми, тыкрык яисә басу артында кунып калуны артыграк күрәләр. Фәния аларны, чыбыклап, үзе алып кайта да абзарга яба. Р.Низами

2) күч. Каты тәнкыйтьләү, тиргәү. «Җизни» тел төбемне аңлады, борылып, каш астыннан гына карашы белән мине «чыбыклады»... Н.Гыйматдинова

Чыбыклап алу Тиз генә, кыска гына вакыт эчендә чыбыклау

Чыбыклап килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә чыбыклау. Тормыш аны һаман чыбыклап килде

Чыбыклап тору Әледән-әле, гел, һәрвакыт чыбыклау; хәзер, әле чыбыклау. Ләкин ниятеннән бер дә чигенергә теләми ул, шуның өстенә тагын әтисенә үзенең булганлыгын күрсәтәсе килүе дә эчтән «чыбыклап» тора аны. Х.Камалов

Чыбыклый башлау Чыбыкларга тотыну. Бераз гына чыбыклый башладыңмы, хәзер авыл советына йөгерәсез. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә