ЧЫБЫК и. 1. 1) Тал, виноград, башка кайбер куакларның һәм бик яшь агачның сыгылмалы озын нечкә тармагы. Каеннар давылда яфраксыз чыбыкларын тирбәтә, ул ялангач булса да сабыр, чөнки аның бөреләре бар, бөреләр язны көтәләр. Х.Туфан. Урман буенда корыган чыбыкларны чәчәк бәйләменә охшатып тезүе исенә төште аның. М.Хуҗин 2) Яшь агачның яки талның җәзалау коралы буларак кулланыла торган нечкә сыгылмалы тармагы. Чыбыкның сыртымда чыжлаганын көтеп тормадым. К.Миңлебаев. Күп чыжлатты ул шаһзадәнең аркасында сыек чыбыкны. М.Әмирханов 3) Читән тоту һ.б.ш. өчен кулланыла торган яшь тал, нечкә яшь агач. Өй түренә яшел чирәм тишелеп чыктымы, Гәрәй абзый, берсе озын, берсе кыска тал чыбыгы тотып, койма буендагы эскәмиягә чыгып утыра. А.Вергазов. Күбесенең тояклары чабатадай җәелеп, яргаланып беткән. Оча сөякләре, кабыргалары ватык читән чыбыклары сыман тырпаешып тора. В.Имамов 4) Агачның кечкенә, нечкә ботагы. Тагы тып-тып бер тавыш килә, вак чыбыкларны чыжылдатып, кем соң ул йөгерә? А.Алиш. Куак башлары, зелпе чыбыклары, бишмәт итәгеннән тартып, битне тырнап калалар. Г.Бәширов 5) Калын җеп яки бау рәвешендәге сыгылмалы металл эшләнмә. – Кышны биеп уздырыгыз! – ди дә Җил, телеграф баганаларына «утырып», телеграф чыбыкларында кыш җырын җырлый, йорт трубаларын сызгырта. Һ.Такташ. Иреннәребез иреннәргә кагылуга, электр чыбыкларының җилдә бәрелешүеннән чыккан очкыннардай, караңгы урамны яктыртып, ут көлтәсе чәчрәр кебек. Ф.Яруллин 6) Ботаклы сыек нечкә агачтан ясалган печән төяп тарттыру җайланмасы. Закир аның чыбыкларына ат дугасыннан печән өйгәч, арканны кайтарып салалар; малай кычкырып, шаулап кибәнгә килә, арбасын аудара да тагы кире күбәләргә, Закир янына шаулап чаба. Г.Ибраһимов 2. с. мәгъ. Тал яки башка яшь агачның нечкә сыгылмалы ботагыннан үреп ясалган. Каравыл өе алдын чыбык читән белән үреп алып тырлау ясады, мул итеп укроп чәчте, кыяр-кәбестә утыртты, шешә алып килсәң, кабарга дигәнен үрелеп кенә ала... А.Гыйләҗев ◊ Чыбык очы Бик ерак кардәшлек турында. Колхозның исәп-хисап эшләрен тиз генә бүтән кешегә тапшырдым да, үзебезгә чыбык очы тиешле Хәерниса апага биштәр капчыгы әзерли торырга кушып (әни үзе булдыра алырлык түгел, ул көннәрдә бик нык өзлегеп ята иде), озын-озак уйлап тормастан, Янтыкка Сәкинә янына киттем. В.Нуруллин. Бер чыбык очы тиешле туганнары бар бугай аларның. А.Гыймадиев |