ЧҮРӘКӘЙЛЕ и. диал. к. чүрәкәй II. Кайчандыр Кокушкино урамнарында үзе яшендәге крестьян малайлары белән чүрәкәйле, кузналы уйнаган кечкенә Володя ат сакларга куна барып, учак янында әкият тыңлаган. С.Рафиков. Авыл урамнары хәтфәдәй яшел чирәм, һәм без, яланаяк, якты күздән караңгы төшкәнче әллә нинди уеннар уйныйбыз: әбәкле, чүрәкәйле, кач-качлы, туп атып тиерешле һ.б. Татарстан яшьләре |