ЧҮРӘКӘЙ I и. 1. Үрдәкчәләр семьялыгыннан иң кечкенә үрдәк; русчасы: чирок. Чыпчык, чәүкә, күгәрчен, карлыгач, карга, кәккүк, керәшә, сыерчык, акчарлак, карчыга, лачын, сандугач, челән, чомга, чумгалак, чүрәкәй, каз, үрдәк, тавык, чәберчек, чукыр, чуллык, козгын, шоңкар, ябалак, саескан, тукран, аккош, каракош... – болар барысы да гадәти кош исемнәре. А.Тимергалин. Тәрәз яктылыгында чүрәкәй үрдәк очып узганы күренде. Р.Батулла 2. с. мәгъ. сөйл. Кечкенә гәүдәле, зур булмаган. Ул арада ишектән карсак кына буйлы, чүрәкәй генә бер кеше чыгып, француз яулыклы бер карчыкның муенына сарылды. Ф.Хөсни |