ЧҮП-ЧАР җый. и. 1. 1) Чүпләр I ( 1 мәгъ.), вак-төяк яраксыз кисәкләр. Безнең Космонавтлар урамын һәр дүшәмбедә килеп себерүче бер кечерәк кенә контораның ялкау кызлары коелган яфракларны, чыбык-чабыкларны, башка төр чүп-чарны шул өемгә генә китереп аударалар. А.Хәсәнов. Бөтен җирдә тузан, мамык, чүп-чар. В.Имамов. – Лом алып киләсе калган, – дип үзалдына сөйләнде ул, берөзлексез кирпеч, таш, пыяла кисәкләре чыгуын абайлап. – Кем уйлаган мулла абзыйның нигезендә шултиклем чүп-чар булыр дип?.. А. Гыймадиев

2) Берәр нәрсәне эшкәрткәндә һ.б.ш. очракларда барлыкка килгән калдык кисәкләр, ташландык нәрсәләр. [Карп Васильевич:] Урманда утын күп булган өчен генә [ботакларны] яндырмыйлар. Урманда чүп-чар булмаска тиеш. Г.Әпсәләмов

3) Культуралы үсемлекләр арасындагы чүп үләннәр, чүп. [Трактор] чүп-чарларның җенен өзеп, тамырын кырып, җир башына өем-өем ташлап китә. М.Гафури. Маһибәдәр, кыштыр-мыштыр килеп, ян бакчага чүп-чар утарга кереп китә. А.Гыйләҗев

4) Бер иш нәрсәдә булган чүпләр, чит нәрсәләр. Ярга чүп-чар кага Влтава. А.Хәлим

5) Тузып, таушалып беткән нәрсә. Ситдикъкүзенең бер чите белән генә сәке буена тезелгән әйберләргә карап куйды: «Башка заман булса, синең бу чүп-чарыңны бәдрәф чүпрәгенә тотарлар иде». Г.Ибраһимов

6) күч. сөйл. Әһәмиятсез, файдасыз яки яраксыз нәрсә. Чүп-чар турында уйлап утырасың, дәрестә игътибарың юк, дип тиргәр. А.Әхмәтгалиева

7) Мәгънәсез нәрсә, мәгънәсе, әһәмияте булмаган нәрсәләр. Миемезне, чүп-чар белән тутырып, күп череттең! Г.Ибраһимов. Зур хәвефләр, олы эшләре бар, мин тарихтан чүп-чар эзләмим. К.Сибгатуллин

8) күч. сөйл. Абруйсыз, әһәмиятсез яки түбән, әшәке кешеләр. Син – бөеклек, ә мин – чүп-чар. А.Җамал

2. с. мәгъ. Чүп (I) булган, чүптән гыйбарәт, кирәксез. Чүп-чар сүз сөйләп, оеп утырудан да зур бәхет бармы икән бу дөньяда?! А.Гыйләҗев. Халык кычыткан, балтырган, бәрәңге сабаклары, чөгендер яфраклары, алабута кебек чүп-чар үләннәр ашый. С.Батыршин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә