ЧҮПРӘКЧЕ и. 1) Чүпрәк-чапрак җыючы; аламачы. Авылга чүпрәкче килгән иде, Фатыйма аны күпердә очратты. З.Кадыйрова. Чөнки Яңа Бистәнең, Акком асты тирәләренең аркаларына капчыклар, кечкенә сандыклар аскан, чүпрәкче һәм вак-төяк сатучы бөкре һәм кәкре янтыклы картларын иртә сәгатьтән үк ташый-ташый да җан чыккан иде. Т.Нурмөхәммәтов

2) күч. Кием-салым белән, чүпрәк белән чамадан тыш мавыгучы хатын-кыз. Чүпрәкче кызы белән бәйләндем бит. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә