ЧҮПРӘ’К-ЧАПРАК җый. и. 1) Төрле кулланылыштагы тукыма әйберләр. Тәрәзә пәрдәләре, башка чүпрәк-чапрак хәерчелекне бераз каплап тора. З.Мәхмүди. Шалаш түбәләрендә сөлгеләр, чүпрәк-чапрак җилферди. Р.Газиз 2) Чүпрәкләр, чүпрәк кисәкләре, төрле-төрле чүпрәк калдыклары 3) күч. сөйл. Тузып беткән кием-салым; гомумән кием-салым. Ул, чүпрәк-чапрак тулы табак тотып, ваннага кереп бара иде. Р.Бәшәр. Польшага, Төркиягә барып, чүпрәк-чапрак алып кайтып, аларны базарда сатып та тора алмас. И.Нәбиуллина. Шулай итеп, кичәге укытучы бүген чүпрәк-чапрак сатарга чыгып басты. Р.Хәбибуллина |