ЧҮПРӘКЛӘНҮ ф. 1) Тузып бетү, тузып, эшкә яраксыз хәлгә килү (кәгазъ тур.).

2) күч. сөйл. Куркып калу, җебеп төшү; җебегәнгә әйләнү, булдыксызлану. Тыныч тормышта төпле һәм олпат күренгән агайның чүпрәкләнүе аны аптырашта калдырган иде. Ф.Хуҗин

Чүпрәкләнеп бетү Тәмам чүпрәкләнү. Алдагы елларда әтидән күк турында мин аңларлык итеп язылган китаплар сорап интектереп бетердем, «Табигать белеме» дәреслегендә космоска караган битләр кат-кат укудан чүпрәкләнеп бетте, әмма галәмгә булган мәхәббәтем сүнмәде... Х.Ширмән. Татарча дини китапларны шуның кадәр начар итеп чыгаралар, бер-ике тапкыр укысаң, чүпрәкләнеп бетә. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә