ЧҮПРӘКБАШ и. 1) кимс. Хатын-кыз. Әй син, чүпрәкбаш, ир хатынымы син, толмы, әллә кызмы?.. К.Тинчурин. Берәрсе аның ирләр эше эшләвен күреп: «Әй, чүпрәкбаш!» – дип көлсә, Саҗидә аптырап калмый: «Синең шикелле тузан арасындагы таш бөртеге булганчы, чүпрәкбаш булу мең өлеш яхшырак», – дип, тегенең авызын каплый. М.Галәү 2) тирг. Аңгыра кеше. [Гыйльметдин:] Тфү, нигә авызыңны җәйдең, чүпрәкбаш? Р.Батулла |