ЧҮПРӘК и. 1. 1) Тукыма. Чүпрәктән генә букча тегеп бирү 2) Тузан сөртү, идән юу, әйбер төрү һ.б.ш. төрле максатлар өчен кулланыла торган тукыма кисәге, калдык-постык тукыма. Кулымдагы юеш чүпрәк белән ишек тоткаларын да сөртештергәндәй иттем. А.Әхмәтгалиева 3) Имчәк баласын төргәндә яки яткырганда астына салына торган тукыма кисәге. Фәүзия, бала чүпрәкләре арасыннан килеп чыккан ялтыравык нәрсәгә карап, тел шартлатып куйды. Г.Гыйльманов. Саҗидә юлда җыйналган бала чүпрәкләрен юып, элеп куйды. Г.Галиева 4) сөйл. ирон. Күлмәк; кием, кием-салым. Бу нинди чүпрәккә табынучы малай актыгы! Ф.Яхин. Кыз дусты ягына авышып беткән, хәтта авылда, Гыйләҗетдин кызын театрдан куганнар, базарда чүпрәк сата, дип гайбәт чәчәрләр инде, дигән курку да югалган иде. Н.Гыйматдинова 5) күч. сөйл. Артык йомшак характерлы кеше, җебегән, булдыксыз кеше. «Аяусызлыгым җитте, ә башка хатын-кызлар алдында эрим дә төшәм. Чүпрәк, чүпрәк! Менә мин кем!» – дип, үзен тирги дә иде. Х.Камал 2. с. мәгъ. Тукымадан тегелгән, тукымадан гыйбарәт. Чүпрәк сумка күтәреп, Зариф кайтып керә. З.Хәким. Шулчак йөзе мәетнеке төсле агарынып калган бөкре чүпрәк курчак кебек шәлперәеп төште. З.Мәхмүди |