ЧҮПРӘ и. 1) Әчү процессы китереп чыгара һәм ипи пешерү, кызыл аракы, сыра җитештерү эшендә һ.б.ш. кулланыла торган, гөмбәчекләрдән гыйбарәт масса. Сөенә-сөенә он иләде, чүпрә җебетте, сөт җылытып камыр куйды. З.Мәхмүди. Ак эшләрдән кунагыбыз әнә шул кайнатмалар белән әвәрә килә, аннары, чүпрә белән кабартып, бик тәмле коймаклар пешерә иде. Н.Гыйматдинова

2) күч. гади с. Булдыксыз, юньсез кеше. – Боламык, чүпрә! – дип ярсый-ярсый җикеренгән булды; Коркыт хан, төкерәм мин сиңа, дип котырта диярсең – әйләнеп тә карамады. В.Имамов. – Минме чүпрә? – дип, Дамир чәчрәп куйды. И.Гали

Чүпрә куерту Нинди дә булса эшне кирәксезгә сузу, мәсьәләне артык катлауландыру. Мондый мөнәсәбәтне әзерләү, чүпрә куерту кадәресе дә бар бит әле. Р.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә