ЧҮПЛЕК и. Төрле чүпләрне, яраксыз нәрсәләрне ташлый торган урын, чүп җыя торган урын. Гөл бакчасын таптап чүплек иттек, И хозур соң тупаслык һәм этлек! Г.Афзал. Ул, кала ачкычларын тапшырырга дип, кирмән капкаларын ачкан гына иде, төрек нәүкәрләре, чүплек тапкан карга өере шикелле, диварларга ташландылар. В.Имамов ◊ Чүплеккә ташлану Юкка чыгарылу, юк ителү. Генетика да, соңрак кибернетика кебек, тыелган, чүплеккә ташланган фән ул чагында. Р.Юныс. Хезмәт батырлары, илне Күтәрешкән бер буын, Чүплеккә ташланды. С.Гәрәева |