ЧҮПЛЕ с. 1) Чүпләнгән, чүпләнеп беткән, чүп I ( 1 мәгъ.) күп булган. Барыбер җыелмаган чүпле өй эче күренде. А.Гыйләҗев. Безнең өй чүпле икәнен Сизмәсеннәр дошманнар. Г.Афзал 2) Чүп I ( 4 мәгъ.) баскан, чүп үскән. Бөтен черки-кигәвене, колорадо коңгызы, чүпле бакчасы, печән өсте мәшәкате, хисапсыз бакча эшләре аша да яратам мин җәйне. Безнең гәҗит 3) Чүбе I ( 5 мәгъ.) булган, чит нәрсәләр катнашкан. Ачларга кеше башына егермешәр-утызар кадак чүпле арыш тиде, байлар исә берничәшәр пот алдылар. М.Галәү. Председатель «фуражга-нужага» дип, аз-маз чүпле солы белән, печән өстенә, халык бик киселгәндә тотылыр дип, чак кына бодай калдырырга чамалаган икән дә, районнан боерык биреп, үзен нык кына пешерделәр. А.Гыйләҗев |