ЧҮПЛӘ’Ү II ф. 1) Таралып яткан яки башка төрле азыкны томшык белән эләктереп алып ашау; берәмләп чуку. Әгәр күгәрчен күченә козгын баш булса, бөтен күгәрченнәр дә, бодай чүпләмичә, үләксә ашый башлый. Г.Ибраһимов. Чыпчыклар, песнәкләр, карабүрекләр, шул улакны сырып алып, тау артыннан чыгып килгән кояшка шатланып, бер-берсе белән үзара шаярышып, чыр-чу килеп җим чүплиләр. А.Хәсәнов

2) сөйл. Берәр нәрсәне бөртекләп, берәмләп җыю, туклану. Ашап беткәч, егетләр, кайсы учы, кайсы җиңе белән, әйбәтләп авызларын сөрттеләр; Талип итәгенә төшкән валчыкларны да чүпләп капты. Ә.Еники. Уйларына чумып җиләк чүпләгән Сәгыйрә сискәнеп китте, куркып-каушап калуына чын күңеленнән елмаеп: «Сине генә инде!» – диде. Д.Йосыпова. Тавышка әни йөгереп кергән, агач сәкегә алып салган, кулларымнан пыяла ватыкларын чүпләгән. Р.Газиз

3) Таралып яткан берәр нәрсәне җыю, җыеп алу. Кайсы кырын ятып сагыз чәйни, кайсы тәрәшле тарагы белән шытыр-шытыр чәч тарый, ике кыз тәрәзә яктысында баш карашалар, иң кечеләре, мич каршысына утырып, көлдән борчак чүпли. А.Гыйләҗев. Алты яшьлек малай авыр крестьян хезмәтендә катнашкан – бакчада бәрәңге чүпләгән. М.Мәһдиев

4) Нинди дә булса билге, үзлек буенча күпләр арасыннан берәмләп сайлап алу, аерып алу

5) Берәр нәрсәне чит катнашмадан, чит предметтан яки комачаулаучы нәрсәдән арындыру, чистарту максаты белән, ул чит булган нәрсәләрне аерып алу, җыеп алу. Базда бәрәңге чүпләп утырган бер хатынны күргәч, югалып калмый тагы: – Исәнмесез, саумысыз! – ди. Б.Ислам

6) күч. Эзлекле рәвештә берәм-берәм кулга алу, үтерү һ.б.ш. турында. Әтине үтерделәр, һәм дошманнар безне берәм-берәм чүпли башлады. В.Имамов

Чүпләп бетерү Беткәнче чүпләү. Бәрәңгене чүпләп бетердек

Чүпли башлау Чүпләргә тотыну. Җиргә тезеп салынган эре көнбагыш башларын үрелеп алып чүпли башларга берсенең дә ояты җитмәде. А.Хәйретдинова

_ЧҮПЛӘ’Ү III ф. диал. Чүпләмләү. Көнгә бер-ике бизәк чүпләп, зәвыклы матур чигеш хасил була. Якты юл



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә