ЧҮПЛӘ’Ү I ф. 1) Чүп I ( 1 мәгъ.) белән тутыру, чүп белән каплау. Бу бабай тагын өйне чүпләгән. Т.Гыйззәт. Зарифә хәтерли әле: аларның урамында тупыл агачлары рәт-рәт тезелеп утыра иде. Берзаманны, мамыклары урамны чүпли дип, аларны кисә башладылар. З.Хөснияр 2) Бер иш нәрсәгә башка, чит нәрсә катнашу; чүп I ( 4 мәгъ.) катнаштыру. Койрыкка китә торган башаклар суырган арыш өстенә төшеп чүплиләр. М.Гали |