ЧҮПЛӘНҮ III ф. төш. юн. к. чүпләү III. Вак-төяк эшләр белән шөгыльләнү; бик вак эш башкару. Төрле җирдән күчергечләр эзләтеп алып чүпләнгән яхшы сөлгеләр, зур-зур ашъяулыклар, салфетлар, өлкән чаршау, күлмәк-ыштан вә чолгау кебек нәрсәләр зур әһәмият белән сугылып, Гөлбану артыннан барачак приданнар рәтенә тезелә бара иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә