ЧҮПЛӘНҮ II ф. сөйл. 1) Эзләнеп, берәр нәрсә чүпләп йөрү, чүпләү II ( 2 мәгъ.). Бераз утырып торыйм дип җиргә иелсәм, тирәмдә көтүләре белән сыерчыклар чүпләнә. А.Хәсәнов. Урамда чүпләнеп йөргән тавыкларга хәтле яныбызга килеп, тыңлап тора башлады. З.Мәхмүди 2) Аз-азлап кына ашап утыру; ашар-ашамас утыру. Табын янында чүпләнеп утыру Чүпләнә башлау Чүпләнергә тотыну. Без – туганнан бирле кендегебез береккән өч малай – күшегеп күп-күмгәк булган кулларыбызны бишмәт җиңенә тыгып җылыткандай итәбез дә тагын чүпләнә башлыйбыз. Сөембикә Чүпләнеп тору Хәзерге вакытта чүпләнү |