ЧҮПЛӘНҮ I ф. 1) төш. юн. к. чүпләү I. Тимерче алачыгы артында язгы кар сулары белән болганган, чүпләнгән зур түгәрәк күл җәелеп ята. А. Шамов 2) Чүп I ( 1– 4 мәгъ.) белән каплап алыну, чүп тулу. Әрҗәсе вак йомычкалар, салам-соламнар белән чүпләнгән машина сигез кызны, Нәби Таҗетдиновны һәм ферма мөдире Гайфулланы алып юлга чыкты. А.Гыйләҗев. Ләкин аның әле җир өстенең, ташлар, агач тамырлары, сөяк-санаклар белән чүпләнгән каты җирнең тигез итеп йомшартылуын, эшкәртелүен күргәне булмаган, ахрысы. Н.Фәттах Чүпләнә башлау Чүпләнергә тотыну. Идән чүпләнә дә башлады Чүпләнә төшү Бераз чүпләнү. Бодай чүпләнә төшкән Чүпләнеп бетү Тәмам чүпләнү |