ЧҮПЛӘМЛЕ с. Чүпләмләп сугылган, чүпләмләп тукылган. Ул яз көне, менә хәзерге шикелле, башын да күтәрмичә, айлар буе киндерләр, чүпләмле сөлгеләр суга, кыш буе намазлыклар, өстәл япкычлары, кулъяулыклар чигә, һәммәбезгә дә пирчәткәләр, оекбашлар бәйләп бирә. Г.Бәширов. Халык тарала төшкәч, безнең янга Әкълимә апа килде һәм, серле елмаеп, ат муенына чүпләмле сөлге бәйләде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә