ЧҮПЛӘМ I и. 1. Тукыганда бизәк төшерү ысулы; шул ысул белән тукып ясалган бизәк. Киндер станы киендерә, чүпләме күзне сөендерә. Әйтем. Кызлар чигү-чүпләм өлгеләрен аннан алалар, аннан өйрәнәләр. Т.Гыйззәт 2. с. мәгъ. к. чүпләмле. Менә шул чыбылдыклы карават янына гына кызыл чүпләм эскәтер япкан кечерәк өстәл куелган. Ә.Еники. Биек колгаларга эленгән эре-эре бизәкле шәлъяулыклар, чүпләм сөлгеләр, озын-озын тукымалар җилдә җилферди. Д.Каюмова |