ЧҮП I и. 1. 1) Өйдә, урамда һ.б.ш. урыннарда була торган ташландык, кирәкмәгән вак-төяк кисәкләр, калдыклар. Сәлахның квартирасы тәртипсез тормыш белән яшәүче кешеләрнекенә хас иде: өстәлдә аш калдыклары, юылмаган тәлинкәләр, тәмәке төпчекләре, идән тулы чүп, урындыкларда төрле кием-салым чәчелеп ята, күбесе керле. Г.Әпсәләмов. Урамнары киң, таш түшәлгән, һичнинди чүп әсәре күренми, зәһәр ис сизелми. В.Имамов

2) Берәр нәрсәне эшкәрткәндә барлыкка килгән вак кисәкләр, вак калдык. Тирә-якны пычкы чүбе каплап алган. А.Алиш. Җитмәсә бит әле, ул салам, печән чүпләреннән биегәя бара. А.Хәмзин

3) Нәрсәнең дә булса бер кечкенә кисәге, бөртеге; кечкенә бер чит нәрсә. Күзгә чүп керде дә, тәрәзә яктысына килим дип калкынган идем. А.Гыйләҗев. Бүген түбәңдә – хәрчәүнә, Тора күзгә кергән чүп кебек. А.Хәлим

4) Культуралы үсемлекләргә үсәргә комачаулый, аларны чүпли торган кыргый үсемлек, чит үсемлек. Ә бәрәңгеләре әле һаман да чүп эчендә утыра икән. А.Хәлим. Бер хатын, сабыен басу читенә утыртып куеп, башын да калкытмыйча чүп утый. Г.Гыйльманов

5) Ашлык, җиләк һ.б.ш. бер иш нәрсәдә була торган ашарга яраксыз өлеше яки чит вак-төяк кушылма. Төне буе җиләк чүбе чистарттык

6) күч. Әһәмияте, кыйммәте булмаган, кирәкмәгән яки яраксыз нәрсә. Секундлар нәрсә? Чүп! Безгә ракетный истребитель кебек ыргылырга кирәк, секундлар түгел, тәүлекләр артта калсын! Г.Әпсәләмов. Көлә-көлә әйттең! Димәк, минем борчылуым, җан газапларым синең өчен чүп иде!.. А.Гыйләҗев

7) күч. Бик җиңел эш; бик вак мәсьәлә. Бүген Канар атауларына барып гаиләң белән ял итү – чүп ул. А.Хәсәнов

8) күч. Бернинди әһәмияте булмаган, кирәксез кеше, түбән кеше. Дөнья иде кайгы йорты, Чүп идек без, тирес корты. Г.Камал. Ханәфи шикелле өлкән буын кешеләренә чүп итеп кенә карыйлар. В.Нуруллин

9) сөйл. Имезүче ана хайваннарда туманы чолгап алган, аны тукландыру һәм матдәләр алмашы өчен хезмәт иткән яры (тума дөньяга килгәндә аерылып чыга). Шулай йөри-юана торгач, сыер да чүбен салды. Р.Батулла

2. с. мәгъ. 1) Культуралы үсемлекләргә үсәргә комачаулый торган, аларны чүпли торган. Басуны чүп үлән баскан

2) Әһәмиятсез, җитди булмаган, вак. Анысы гына – чүп хәл. В.Имамов

3) Түбән, юньсез (кеше тур.). Нихәтле хезмәт, нихәтле газапболар бар да фабриканы биләгән чүп адәм өчен. Г.Нигъмәти

Чүпкә дә санамау Бик әһәмиятсез нәрсә дип карау, кирәкмәгән нәрсә дип санау. Кәримәгә өн кергән иде инде, ул Әнилнең кулыннан кысып тотты да: – Бу Руслан Даулатович... таякны артык бөкми микән? Хатын-кызны чүпкә санамыймы? З.Хөснияр. Чүп өстенә чүмәлә Бер эш өстенә икенчесенең өстәлүен, бер күңелсез хәлгә икенче күңелсез хәлнең кушылуын белдерә. Чүп өстенә чүмәлә дигән кебек, шул санаулы көннәрне дә башка елны алынганнары шикелле үткәрергә җай юк. Г.Ибраһимов. Сугыш дисеңме, ачлык дисеңме, тифы дисеңме – берсе өстенә икенчесе, чүп өстенә чүмәлә булып өелде дә торды. Г.Толымбай. Чүп тә тормау Берәр нәрсәнең башка берәр нәрсә белән чагыштырганда бик әһәмиятсез, бик түбән булуын белдерә. Ләкин болай эшләү Гөлгенә яхшылыгы каршында чүп тә тормый бит! Г.Гобәй. Чүп урынына да тормау к. чүп тә тормау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә