ЧҮМЕЧ и. 1) Сыеклык, аш һ.б.ш.ны сосып, чумырып алу өчен саплы савыт. Ул Илсөяргә чүмеч белән су китерде. Г.Гобәй. Самавырын ут яктысына чыгарып, бакыр чүмеч белән су тутырды, күмер салды, мич алдында тезелеп торган вак-вак чыралардан өч-дүртне алып, шырпы кабызды. А.Гыйләҗев 2) тех. Кайбер механизмнарда нәрсәне дә булса сосып, чумырып ала торган җайланма. Мин кабинада утырган Фәрит абыйны күзәтәм. Бәләкәй генә, юка гына ул, ә нинди көчле техниканы үзенә буйсындыра. Бер рычагны тарта – чүмеч җиргә кадала, икенчесен бора – фәлән хәтле туфракны һә дигәнче күтәреп тә сала... Д.Булатова. АЭСның беренче реактор котлованын казыганда, экскаватор чүмече полеозой казналыгыннан мамонтның казык тешен суырып чыгара. Г.Морат |