ЧҮМЕРҮ ф. 1) диал. Берәр савыт белән тутырып алу, сосып алу, чумыру (сыеклыкны). Миңнулла каскасы белән салкын су чүмереп алды да туйганчы эчте, аннары битен юды. Г.Әпсәләмов. Ул сак кына адымнар белән өй эченә узды да сандык өстендәге чиләктән бер чүмеч cу чүмереп алды. А.Расих

2) диал. к. чөмерү. Коры кием эләктереп алган Гарәфетдин чәй чүмерә. Р.Газиз. Алар килгәч, өстәлгә самавыр менде, тирләп-пешеп, бер-ике чынаяк кишер чәе чүмерделәр, мичкә тәгәрәткән бәрәңгеләре телеңне йотарлык тәмле иде. Г.Әдһәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә