ЧҮМӘЛӘ и. Түгәрәкләп һәм очлап өелгән, кибәннән күпкә кечкенә, печән, урылган иген яки салам өеме. Урман аланында киерелеп печән чабарсың, без малайлар белән печән әйләндерербез, күбәләрбез, чүмәлә куярбыз. А.Гыйләҗев. Бер чүмәлә китергән саен, богыл биегәеп, Хәбир бабай югарырак күтәрелә бара. В.Нуруллин |