ЧҮЛМӘКЧЕ и. Балчыктан яндырып савытлар ясаучы оста, чүлмәк остасы. Аларның берсе – Корыч-Тимернең атасы Алып-Тархан, икенчесе – чүлмәкче Котылмыш, өченчесе бакырчы Юлай иде. Н.Фәттах. Кешеләр, Җил иясен ябу өчен, махсус эшләнгән чүлмәкне чүлмәкче сараеннан көч-хәл белән күтәреп алып чыкканнар. Г.Гыйльманов ◊ Чүлмәкчедән күрмәкче Берәүнең, башка кешегә ияреп, нинди дә булса эш-хәрәкәт башкарырга маташуына карата әйтелә. Чүлмәкчедән күрмәкче ике-өч хатын безгә иярде, аларга тагын ничәүдер кушылды, түгәрәкләнеп, базар ясадык. А.Гыйләҗев. Бер елны мин дә, чүлмәкчедән күрмәкче, туган көн уздырган булган идем, Ак әбием миңа беләзеге каймалы кызыллы-зәңгәрле бияләй бүләк итте. Р.Батулла |