ЧҮЛМӘК и. 1. 1) Катык-сөт һ.б.ш. салып кую, мичтә ризык әзерләү өчен, балчыктан яндырып ясалган, төбе таррак йомры савыт. Май чүлмәге – тышыннан, булыр кеше – эшеннән. Мәкаль . Көтү чираты бүген аларда икән, шушы чүлмәк белән көтүчеләргә кырга аш илткән булганнар. В.Нуруллин 2) Шундый ук максатларда файдаланылган, башка материалдан эшләнгән шундый савыт. Анда чиләк сыешлы чуен чүлмәк белән итле ботка пешеп утыра иде. З.Зәйнуллин. Кечкенә чуен чүлмәк кулыннан төшеп киткән икән. Ә.Моталлапов 3) Шундый савытка салынган ашамлык. Сәгыйть ул үзе генә булганда чирек чүлмәк эчә. А.Шамов 4) Гөл утырту өчен, өскә таба киңәеп киткән, гадәттә төбе тишекле савыт. Шулчак, Озын буйның нәкъ алдына диярлек, каяндыр гөл чүлмәге килеп төште дә челпәрәмә килде. Л.Лерон. Бинаның диварларына обой ябыштырылган, карават, кәнәфи, комод, телевизор бар, чүлмәктә гөл үсеп утыра. Сабантуй 5) сөйл. Тактачык, плитка рәвешендә балчыктан яндырып ясалган түбә ябу материалы; чирәп. Әлбәттә, ул соңрак күпмедер яңартылган: 1436 елда түбәсе чүлмәк белән ябылган, 1530 елда аның чатыры башына сугышчы (карт Тоомас) кыяфәтендәге флюгер куелган, 1630 елларда чатыр өстеннән готик стильдә шактый биек манара калкытылган һәм флюгер да шуның башына күчерелгән. Т.Әйди 2. с. мәгъ. 1) Яндырылган балчыктан эшләнгән. Тишек-тошык түбәләрдә чүлмәк морҗалар тырпаеп тора. М.Хәсәнов 2) Чирәп белән ябылган. Кызыл чүлмәк түбәле, сырлап эшләнгән ак болдырлы, ак балконлы йортларга хәрби кешеләр кереп-чыгып йөри. Г.Әпсәләмов. Югары суд шәһәрнең үзәгендә, аскы каты колонналы, икенче каты тоташ ачык әйванлы, чүлмәк түбәле борынгы йортта урнашкан. Т.Әйди |