ЧҮКҮ ф. 1) Кызган металлга тиешле форма бирү өчен чүкеч белән сугу, бәрү. Ул һәр көн иртән шәһәр читендәге алачыгына бара, ут кабыза, күрек тарта, бакыр чүки. Р.Батулла. Тәкъдир алачыгы нидер чүки: Әллә калкан, әллә үткер хәнҗәр? Ф.Яхин 2) Шул юл белән тимердән нәрсә дә булса ясау. Безнең дипломатия чат саен «мир» диде, ә хөкүмәтебез мыштым гына көне-төне корал чүкеде. Ә.Еники 3) Чалгының йөзен чүкеч белән бәреп юкарту, таптау. Мин кичтән чалгымны чүкеп, әзерләп куйган идем. Г.Ибраһимов. Беренче Герман сугышында сыңар аягын калдырып кайткан Фәхразый карт кына чалгы чүкеп өлгертә алмагач, аңа ярдәмгә ике коданы – Гаптелихсан белән Хәнифне дә куштылар. Н.Әхмәдиев 4) Металл эшләнмә өстенә, суктырып, рельефлы сурәт төшерү. Чүкеп ясалган рәсем 5) күч. Бик нык тырышып, һиммәт күрсәтеп берәр нәрсәне әзерләү, булдыру, китереп чыгару. Баһадирдай Москва эшчеләре Үлем чүки анда дошманга. Ш.Маннур. [Хәйдәр:] Җәүдәт абый, сугыш миннән икенче кеше чүкеп чыгармады чыгаруын, шулай да мин хәзер бөтенләй ук элекке Хәйдәр түгелдер, ахрысы. Г.Бәширов 6) күч. Үтерү, атып үтерү. Әнә бит аның кодасы ике снайперны чүкеп төшергән!.. А.Гыйләҗев. Башкалар колан көтүләрен Чин диварлары ягыннан куып китерергә тиеш, ә Чыңгызхан, үз нияте буенча, тайларны, бияләрне куак арасыннан чүкеп кенә утырмакчы иде. В.Имамов |