ЧҮКЕЧЧЕК и. 1) Кечкенә чүкеч. Аларның өенә барып керсәң, сәке йөзлегендә нинди генә кораллар юк: кечкенә чүкеччекләр, боргычлар, шөрепләр, гармун телләре, җиз калай кисәкләре, еллар буе киптерелгән агач планкалар. Р.Батулла

2) Кайбер механизмнарда, уен коралларында кечкенә генә бәрү җайланмасы. Рояль чүкеччеге

3) анат. к. чүкеч ( 3 мәгъ.). Урта колак һава тулган куышлыктан гыйбарәт. Анда өч ишетү сөякчеге бар. Аларның берсе – чүкеччек, ул колак пәрдәсенә терәлә, икенчесе – сандал сөяк, ул эчке колакка алып кергән овал тәрәзә пәрдәсенә орынып тора. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә