ЧҮКЕЧ и. 1) Берәр нәрсәне кагып кертү, турайту, яньчү яисә берәр нәрсәгә сугу өчен, туры почмак ясап сапка утыртылган, төрле формадагы агач яки металл борысчыктан гыйбарәт эш коралы. Таймасның чүкечне җайсыз тотуын, бер сугасы җиргә биш сугып азаплануын, кадакларны кәкрәйтеп бетерүен күрмичә калмадылар. А.Тимергалин. Үзе белән балта, көрәк, пычкы, чүкеч, кыскыч, төйгеч, кискеч һәм башка кораллар алды. А.Хәлим 2) Невропатологның нерв реакциясен тикшерә торган шундый формадагы коралы. Тезләренә чүкеч белән сугалар, авызын ачып карыйлар, күрү сәләтен тикшерәләр. З.Хәким . Соңга калып килгән кыз йөгергәнгә охшый, аның дулкынланган алмалары егетнең күкрәгенә военкоматтагы табибның резин чүкече кебек суга. Р.Газиз 3) анат. Урта колактагы сөякчекләрнең берсе. Урта колак куышлыгында өч ишетү сөякчеге бар: аларның берсе – чүкеч – барабан пәрдәсенә терәлеп тора. Анатомия 4) к. чүкеччек ( 2 мәгъ.) 5) Пластинкалы көбә күлмәкнең чүкеп ясалган аерым чүкелмәсе ◊ Чүкеч бәрделәр диярсең к. чүкеч белән бәргәндәй. Башына чүкеч бәрделәр диярсең, уйлары буталды. Чүкеч белән бәргәндәй Кешегә, аның рухи халәтенә бик нык тәэсир итү турында. Чүкеч белән бәргәндәй, колагында һаман-һаман бер сүз кабатланды. В.Имамов. Чүкеч белән сандал арасы Бер-беренә дошман булган ике як арасында калуны, авыр хәлдә булуны белдерә. [Нәгыймь:] Мин хәзер чүкеч белән сандал, яисә ике ут арасына кереп барганымны ачык сизәм. Ш.Камал. Чүкеч кебек Нык, чыдам. Чүкеч кебек таза егет вакытында бай атларын карап уздырган көннәрен уны белән, йөзе белән кайтарды ул. М.Мәһдиев. Чүкечтән сату Аукционда сату. НЭП ахырында әтиләренең түләнмәгән налогы өчен [өйне] чүкечтән сатып җибәрделәр. Ә.Еники. Чүкеч сугып сату к. чүкечтән сату. Аның кибетен чүкеч сугып саттылар. Н.Дәүли |