ЧҮКЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. чүкү. Печәнгә чыгасы авылның чүкелеп куелган чалгысы. З.Мансуров. Тазартканнан соң, аның чүкелеп ясалган борынгы йозак икәнлеге ачыкланды. А.Хәлим
2) Чүкүгә бирелү. Тимер – пластик металл: ул яхшы чүкелә. Химия