ЧҮКЕЛДӘҮ ф. Чүкү, тимергә суккалау; бәргәләп чыңлаган тавыш чыгару. Ә миңа, әнә, аларның бер бүлмәсе дә бик җитә: язу машинкам белән көн-төн чүкелдәп утырам мин шунда... М.Вәли-Барҗылы. Тимерче алачыкта чүкеч белән чүкелди

Чүкелдәп тору Гел, һәрвакыт чүкелдәү; хәзер чүкелдәү. Язу машинкасы көне-төне чүкелдәп тора

Чүкелди башлау Чүкелдәргә тотыну. Ир чүкеч белән чүкелди башлады



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә