ЧҮКЕЛДӘТҮ ф. сөйл. 1) төш. юн. к. чүкелдәү. Көне-төне чүкелдәтә, ди, бу. Г.Бәширов

2) к. чүкелдәү. Рәсимәсе белән Югары очта чүкелдәтеп яшәп яталар. Ни өчен чүкелдәтеп, чөнки малае – алачыкта тимерче. Р.Газиз

Чүкелдәтеп алу Бераз чүкелдәтү

Чүкелдәтеп кую Кинәт кенә яки бер тапкыр чүкелдәтү

Чүкелдәтеп тору Әле, хәзер яки әледән-әле чүкелдәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә