ЧҮГҮ ф. 1) Чүгәләү. Ул, тиз генә бала алдына чүгеп, битләреннән, күзләреннән үбә башлады. Г.Әпсәләмов 2) Тезләргә басу, тезләнү. Туңгак алып киез өстеннән бер-ике адым гына атлады да тагын бикә алдына тез чүкте. Н.Фәттах. Читлегенә керсәм, алгы аякларына чүгә. А.Хәсәнов 3) Баскан җиреннән, аякларын бөгеп, җиргә утырмыйча, шулар өстенә урнашу. Шушы сарай астына дөя чүкте, Төшеп, дөя йөзен сыйпады-үпте. Дастан 4) Биеклеге, буе кимү; җиргә сеңү, иңү. Хәзер ул чүккән, черегән, бер урыны бүлтәеп калыккан, икенче урыны чокыраеп кергән. Ф.Садриев. Өй хәтта чүккән дә сыман. Ә.Әминев 5) диал. Чигенү, артка китү. Сыбай да каршында нинди тутыйкош торуын чамалады бугай, бер карышка чүккән кебек булды. В.Имамов 6) күч. Төшү, иңү; кабу. Мәрьям күл буеннан алачыкка кайтып кергәндә, җиргә караңгылык чүгә иде инде. Ш.Камал Чүгеп алу Азга гына чүгү. Яфракларга Шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Яшел клавишлар батып-чүгеп ала. Р.Харис. Ул чүгеп-чүгеп ала! Р.Корбан Чүгеп кую Бер тапкыр чүгү. Монысы печән кибәнедәй зур гәүдәле иде, аның авырлыгыннан арба чүгеп куйды. В.Имамов. Кайберләре бер-ике адым арткарак та чүгеп куйды әле. Г.Гыйльманов Чүгә бару Торган саен чүгү. Баһадирдай гәүдә дә әкренләп җиргә чүгә барган күк тоела иде. А.Әхмәтгалиева Чүгә башлау Чүгәргә тотыну. Кинәт ул чүгә башлады һәм, яртылаш чүккән килеш бераз торгач, лып итеп авып төште. Г.Әпсәләмов. Ул, Майяны күрүгә, күзләрен шар ачып катып калды, аннары акрын гына артка чүгә башлады. Г.Гыйльманов Чүгә төшү Бераз чүгү. Байтак елларны иңенә салганлыктан беркадәр җиргә чүгә төшкән таш йорт иде бу. В.Имамов. Үзем дә, баскан җиремдә чүгә төшеп, тирән уйга калдым. А.Хәсәнов |