ЧҮГӘЛӘ’Ү ф. Тезләрне бөгеп, өлешчә яки тулысынча аяк табаннарына таяну; чүмәшү, чүгү. Сүнеп беткән учак янында, чүгәләп, Әхәт абый тәмәке тартып утыра иде. Г.Бәширов. Стена буена чүгәләп, мич эчен караштырып утырган Гөлбану кинәт кенә сагайды. М.Хәсәнов

Чүгәләп алу Бер тапкыр чүгәләү. Онык бик күп чүгәләп ала. Ш.Галиев

Чүгәләп тору Чүгәләгән хәлдә булу. Ул, ни карарга килергә белмичә, селкенергә дә куркып, һаман кычыткан арасында чүгәләп тора иде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә