ЧҮБЕКЛӘНҮ ф. сөйл. Чүбек рәвешенә керү; чүбеккә әйләнү; тетелеп, сүсәреп бетү. Болай иткәндә кәгазь чүбекләнми, шулай да, тырнак йөзе белән «яралы урынны» ышкып, шомартып аласың. М.Галиев

Чүбекләнә бару Торган саен чүбекләнү

Чүбекләнеп бетү Тәмам чүбекләнү. Ләкин ул юка, начар кәгазьләр, анда йөри торгач, таушалып, тиз арада чүбекләнеп бетәләр, карандаш язуы таный алмаслык хәлгә килә. Ш.Маннур. Кайберәүләр кулларына чите чүбекләнеп беткән иске яисә өр-яңа китаплар тотып, туп-туры Нәсим бүлмәсенә уздылар. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә