ЧҮБЕК и. 1) Киндерне, җитенне һәм гомумән җепселле берәр нәрсәне эшкәрткәннән соң калган чүп, калдык, сүсәрән. – Әлбәттә, шулай, – диде Николай, кулын чүбек белән сөртә-сөртә, – техник контроль – формальность кына ул. Г.Әпсәләмов

2) Нәрсәнең дә булса эченә тутырыла, кыстырыла, салына торган йомшак көпшәк материал. Вәли түбәсе ертылып, эчендәге чүбекләре чыгып торган колаклы бүректән, култык аслары сүтек озын билле бишмәттән, яланаяк. Ә.Еники. Йомшак уенчык чүбеге

3) Кайбер күшәүче хайваннарда ашказаныннан авыз куышлыгына килеп яңадан икенче мәртәбә күшәлә торган азык, чәйнәвек, күшәм. Авызындагы чүбеген күшәп, як-ягына каранып барган дөяләр кәрваны узып киткәч, киң һәм буш сахра тагын үзенең серле һәм моңлы тынлыгында тирбәлә калды. М.Галәү

◊ Чүбек җанлы гади с. Вак-төяк, әһәмиятсез нәрсәләр белән генә кызыксына торган. [Гөлзадә:] Чүбек җанлы хатын-кызлар, камыр йөрәкле ирләр, калай күңелле ата-аналар безнең җәмгыятьтә булмаска тиешләр! Р. Ишморат. Чүбек чәйнәү гади с. Буш сүз сөйләү, әһәмиятсез сүз сөйләү. Бату кулына әсирлеккә төшкән вак кенәзләр, әлеге кала турында юлда чүбек чәйнәп, күпме баш катырды! В.Имамов. Сәгать ярым чүбек чәйнәп, бер рәтле фикер дә әйтмичә, Хәмзә Хәерчи трибунадан төшеп китте. Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә