ЧҮӘК и. Күннән яки башка йомшак материалдан эшләнгән үкчәсез җиңел һәм йомшак аяк киеме. Баланың башына ак кәҗә мамыгыннан бәйләнгән йомшак, йөнтәс башлык, өстенә бик зур ике кара төймә белән каптырылган кыска гына сырма кидерелгән, аякларында исә өр-яңа нәни генә кызгылт чүәк иде. Н.Фәттах. Миңҗамалдан башкаларының аякларында кайсысының чүәк, кайсысының резин галуш иде. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә