ЧҮ ы. 1) Кемгә дә булса туктарга яисә акрынрак эш итәргә кушуны белдерә. «Тукта, тукта, җитте, чү!» Г.Тукай. Хәзрәт йомшак тавыш илә: « Чүеңез, җәмәгать, чү!» Г.Ибраһимов

2) Кемнең дә булса игътибарын нинди дә булса тавышка яки берәр нәрсәгә юнәлтү өчен кулланыла: «тыңла», «игътибар ит» дигән мәгънәне белдерә. Чү, алар Идел киңлегенә чыгалар түгелме? Г. Әпсәләмов. Айгөл кочагында да маэмай-эт көчеге түгел, ә теп-тере бүре баласы, чү, саграк була күрсен. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә