ЧУЧКА и. 1) Дуңгыз. Аннары һәр көнне төшке чәй вакытында Рәҗәпов абыйга азык кибетеннән ак булки белән чучка ите алып кайтып бирә идем. Ә.Еники. Сөйләп кенә калмады, калхуз исеменнән ике чучка баласы да бүләк итте. Р.Зәйдулла 2) хурл. Шапшак кеше 3) күч. гади с. Хурлау, тиргәү сүзе буларак кулланыла. Тыныңны чыгарма, чучка! К.Тинчурин. Ишетәсеңме, чучка хатын, яртысы аныкы! Н.Гыйматдинова ◊ Чучка борын гади с. Хурлау, тиргәү сүзе. Мин сиңа, чучка борын, иптәш түгел, ә гражданин следователь булам. З.Зәйнуллин. Чучка колак к. чучка борын. Син нәрсә сөйләнеп йөрисең, чучка колак? Т.Гыйззәт. Чучка танау к. чучка борын. Нигә килми чучка танау, стражник, ришвәтче, сукин үрәдник? Т.Гыйззәт |