ЧУХУР и. фар. иск. сөйл. 1) Берәр урында даими яшәгән гади кеше, мещан. Казан чухурлары белән берлектә, Николай патша рәсемен күтәреп, «Яшәсен падишаһы әгъзам хәзрәтләре!» дип, Казан урамнарында демонстрация ясап йөргән Галимҗан хәзрәт әлеге революция хәрәкәтенә катнашкан шәкертләргә каршы кискен чаралар күрә башлады. З.Бәшири. Юк, аның төп дошманы – асылда, кара халык, горфи, чухур, гавам, хәтта аның үз якыннары. А.Тимергалин 2) Тар карашлы, вак мәнфәгатьләр белән яшәгән кеше. Арабызда искегә ябышып ятучы кадими бәндәләр бүген дә җитәрлек. Үз бистәләреннән арыны күрмәгән һәм күрергә дә теләмәгән кадими чухурларның иң четерекле соравы мондый: космоста безнең ниебез калган? А.Тимергалин |