ЧУТЫЛДА’У ф. Чут-чут итеп сайрау (сандугач һәм кайбер башка кошлар тур .). Я ул бер вакытка кыска-кыска итеп чутылдый, я шул арада ничәмә-ничә борылышлар ясап, сызгыруга күчә. Г.Галиев. Егет-сандугачның сайравы ишетелмәгәч, тагын чутылдап сайрап китә, тагын тына, тагын тыңлый. Тагын көтә, тагын чутылдый. З.Зәйнуллин Чутылдап алу к. чутылдап кую. Җырчы тын алганда, гармун уйнап торган шикелле, Әхмәт җырламый торганда, аның моңын дәвам иткәндәй, як-якта калынлы-нечкәле кыңгырау, шөлдер чыңлап куя, әрәмәдә сандугачлар чутылдап ала. Г.Бәширов Чутылдап җибәрү к. чутылдый башлау. Сандугачлар болай сайрый: башта әллә кайдан караңгыдан ата сандугач очып килеп ботакка куна да чутылдап җибәрә. Г.Әпсәләмов. Тирә-юньдәге барча тавышны күмеп, таң чыпчыгы чутылдап җибәрде. М.Хәбибуллин Чутылдап кую Аз гына, кыска гына вакыт чутылдау. Агач башларында ара-тирә кошлар чутылдап куя. Г.Бәширов. Аларның чыр-чуын басарга теләгәндәй, оя өстендәге пар сыерчык, канатларын кага-кага, бертуктаусыз сайрый, күршеләрнең тирәгендә сандугач чутылдап куя, ерактан сирәк-мирәк күке кычкырганы ишетелеп китә... Ф.Садриев Чутылдап тору Даими чутылдау; хәзер чутылдау Чутылдый башлау Чутылдарга тотыну. Һичнәрсәгә исе китмәгәнлеген белдерергә теләсә, я җырлый, я чутылдый башлый ул. Р.Рахман |