ЧУ’Т-ЧУТ II иярт. Кемне дә булса кабат-кабат суырып үпкәндә чыккан тавышны белдерә; чуп-чуп. Кысып-кысып кочаклап, аның ике бит очыннан чут-чут үбеп алды, чәчләрен һаман шулай иркәләп, кайнар тәне белән Сәлимгә елышты. С.Поварисов. Гуля, сыңар кулы белән киң кырлы эшләпәсен тотып, апаның яңагыннан чут-чут итеп үбеп алырга да өлгерде. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә