ЧУ’Т-ЧУТ I иярт. Сандугач һәм кайбер башка кошларның сайрау тавышын белдерә. Бик матур кояшлы озын көннәр иде, җылы, җилсез, йомшак төннәр, шәһәр бакчаларында сандугачлар да чут-чут сайрый иде әле. Ә.Еники. Сандугач-былбыллар чут-чут сыздыралар. А.Гыйләҗев ◊ Чут-чут сайрау Телгә салыну, алдашу, мактану |