ЧУТСЫЗ с. сөйл. 1. Исәпсез-хисапсыз, бик күп, исәпсез, санап бетергесез. Чутсыз гомер берәүнең дә юк. А.Гыйләҗев. Авылда күрешәсе туган-тумача чутсыз икән, һәммәсе дә Бәдретдинне сагынган. Н.Гыйматдинова

2. рәв. мәгъ. Бик нык, чамасыз. Сөйли торгач, чутсыз мавыгып, көтү кайтып беткәнен, ала кәҗәсенең үтеп киткәнен күрми калды. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә