ЧУТЛА’У II ф. Юнып шомарту (бүрәнәне). Бүрәнә чутлаганда, Әтүтән йомычканы өйгә сылап эшләнгән лапаска тутырып барган иде. Ә.Галиев. Аз гына балта тотып чәкүшкә юна алган, бүрәнә чутлый белгән кешеләр --- Зәйгә килделәр. А.Гыйләҗев // Бүрәнәдән салына торган өйнең эчке стеналарын юнып шомарту. Өй салуның ние бар: мүклисе дә чутлыйсы. Әйтем

Чутлап бетерү Бик нык чутлау; тулысынча чутлау. Өй бүрәнәләренең башларын йомычкага дип чутлап бетергәннәр. М.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә