ЧУТЛА’У I ф. сөйл. 1) Исәпләү, хисаплау. [Мәймүнә:] Син миңа иске акча белән әйт, мин яңача чутлый белмим. А.Гыйләҗев. Эш күп, диген, имза чутлыйсы бар, Монда килеп борчып йөрмәсен! Аманулла 2) Кем яки нәрсә турында берәр фикердә булу; уйлау. Немецлар безне азиат дип, түбән сортлы раса дип чутлыйлар икән – дөресме? А.Тимергалин. Сез бит мине исәргә чутлыйсыз. Н.Гыйматдинова ◊ Чутлап кына Бик сак рәвештә, санап кына. Акчасын да тиенен-тиенгә чутлап кына тота. Л.Ибраһим-Вәлиди Чутлап алу Тиз генә чутлау. Туган көннәрдә бер чутлап аласың да тагын чабасың. Ш.Галиев Чутлап бару Эзлекле рәвештә чутлау. Башка төрле барласак, Бишәрләп чутлап барсак, Шулай ук арта бер хат. Р.Нуруллин Чутлап бетерү Барысын да чутлау, ахыргача чутлау. Өегезгә кайтып, харам акчаны чутлап бетергәчтен, тукта, бу егет төне буе керфек какмаган лабаса, дип, сезгә үзем ял юнәттем. Т.Әйди. Бәйләмдәге чәчәкләрнең санын чутлап бетерә торган да түгел сыман тоелды Мөнирәгә. Л.Ибраһим-Вәлиди Чутлап җибәрү Көтмәгәндә чутлау; тәвәккәлләп чутлау. Шимбә юк безгә, якшәмбе юк. Һәр айга сигез көнне икеләтә түләүдән чутлап җибәрегез әле. Б.Камалов Чутлап тору Даими яки вакытлыча чутлау; әле, хәзер чутлау. Акчаңның тиененә кадәр кая киткәнен карап, чутлап торырга хөкүмәт бар. В.Гали. Барысын да чутлап тора, Вакыт – яхшы бухгалтер. Г.Гыйльманов. Менә син уйлый торгансыңдыр инде, фәлән-фәсмәтән, бу шофёрны кешегә чутлап торырга, дисеңдер. К.Кара Чутлап чыгару Чутлап, ахырда исәбен табу. Математик бит, их исәпләячәк инде хәзер, хәтер шәп, бер айлык хезмәт хакын чутлап чыгара. Р.Газиз. Тәҗрибәле, күренеп тора: рас кына бер көтү мал-туарның карынындагы үләнне дә чутлап чыгарды бит, әй. К.Кәримов Чутлый башлау Чутларга керешү. Без хәзер үзебезне кешеләр итеп чутлый башладык. А.Вергазов. Хисап төймәләрен чалт-чолт итеп чутлый башлыйлар. В.Юныс Чутлый бирү Бернигә карамый чутлау. Мәгыйзь исә чутлый бирә, сөйли бирә ---. М.Мәһдиев Чутлый тору Һаман чутлау, әлегәчә чутлау. --- колхоз кассасы зарплатаны күп итеп чутлый тора. Г.Рәхим |